«Чын ир-атлар көне»: тематик кичә (18+)


Я
кынлашып килүче 23 февраль бәйрәме – элек-электән бүгенге көнгә кадәр басып алучылардан туган җиребезне батырларча саклаган һәм саклаучы россия солдатларының барлык буыннарына хөрмәт күрсәтү. 

22 февраль көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Чын ир-атлар көне» дигән тематик кичә үткәрде. 
Чара барышында китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихы, Ватанны саклаучыларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләде. 
Катнашучылар өчен бик матур чыгышлар һәм яхшы теләкләр, шулай ук «Безнең хәрби дан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Поделиться: